Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
AA
Альметьевск, ул. Радищева, 67

«Татнефть» акционерлар җәмгыятенең Әлмәт медицина санитария бүлегендә нейрохирургия бүлеге ачылды

Возврат к списку

01 августа 2022

2022 елның 1нче августында Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында беренче нейрохирургия бүлеге ачылды.

Яңа дигәч тә, ул хезмәт травматология бүлеге кысаларында башкарыла иде инде. Хәзерге көндә 1нче августан ул аерым бүлек булып формалашты hәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә беренче нейрохирургия ярдәме күрсәтүче берәмлеккә әйләнде. Умырткалык, баш мие авырулары hәм травмалары булган очракта күп санлы ярдәмне шушы бүлек хезмәткәрләре башкарып килде. Яңача эшләү коллективка башкарган эшләрнең ысулларын киңәйтүне күздә тота.

Бүлекнең мөдире итеп югары категорияле табиб-нейрохирург, медицина фәннәре кандидаты Илдус Рафис улы Мостафин билгеләнде. Бүлектә тәҗрибәле табиблар тупланды: медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле нейрохирург Рафаэль Рашат улы Сәгдиев, 1нче категорияле нейрохирург Ринат Бәгъдәр улы Мөбәрәков, нейрохирург Юнир Мөнир улы Янгиров.

Дәрәҗәле шәфкатъ туташлары, кече медицина хезмәткәрләре – барысы 12 кеше авыруларга тиешле ярдәмне намус белән башкаралар.
Бүлек районара үзәк буларак, планлы hәм ашыгыч рәвештә Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Чирмешән, Норлат районнарында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтә, елга 350гә якын катлаулы операцияләр үткәрә.

“Татнефть” акционерлар җәмгыяте ярдәме белән 2018 елда алдынгы медицина приборлары алгач, бүлекнең эше тагын да зуррак дәрәҗәгә үсте, сыйфаты күпкә артты.
Безнең белгечләр Япониягә барып белемнәрен арттырып кайттылар. Аннан соң Япония hәм Чехия белгечләре монда килеп үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, бергәләп катлаулы операцияләр ясадылар. Ул киңәшмәләрдә Республика табиблары да катнашты, уздырган чарада фикер алышулар да булды.

Бу елның июнь аенда эш визиты белән сәламәтлек саклау министрырлыгышың баш нейрохирургы, медицина фәннәре докторы Валерий Иван улы Данилов медицина-санитария бүлегендә булып китте. Ул безнең нейрохирургия буенча булган хезмәткә зур бәя бирде hәм алга таба булачак адымнар турында ассызыклап сөйләшү үткәрде.

Баш табиб Гөлсинә Әнәс кызы Шәмсиева заманча медицина ярдәме күрсәтү – югары технологияләр hәм даими рәвештә алга бару белән аерылып тора дип фаразлый. Үткәргән кимәшмәләрдә барлык бүлекләрнең дә казанышларын барлап, кирәкле ярдәмне күрсәтеп тора.